Шәһәрнең башлангычы – синдә. Казанда шундый исемле экология дәресе уздырылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей укучылары өчен ачык экологик дәрес үткәрде.

Балаларга мини-экспресс-лаборатория эшенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр, шулай ук күчмә лаборатория буенча экскурсия да үткәрделәр. Махсус җиһазландырылган машинаны балалар эченнән өйрәнә алды. Белгечләр һаваны һәм туфракны ничек тикшерүләрен ачык күрсәтте.  Моннан тыш, чара барышында табигатькә сакчыл караш, калдыкларны аерым җыю һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану мәсьәләләре тикшерелде.

«Безнең бурыч – табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл карашны популярлаштыру. Мәктәпләрдә экологик дәресләрне үткәрү белән бергә мондый алым балаларда экологик аңны үстерүгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгече Әнисә Мәннапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International