60 артык бала «Биосфера» лагеренда табигатьне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Казанның «Дуслык» белем бирү-савыктыру үзәге базасында республиканың «Биосфера» экологик лагерь-мәктәбенең XXVII сменасы уза. Профильле сменада табигатьне өйрәнү белән мавыккан һәм экология буенча мәктәп олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп балалары белем ала. Быел бирегә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, шулай ук Кукмара, Азнакай, Биектау, Зеленодольск, Арча һәм Тәтеш районнарыннан 60 артык бала җыелган.

Чара барышында балалар табигатьне саклау ведомствосының эшчәнлеге, идарә структурасы һәм Министрлыкка эшкә урнашу тәртибе белән танышкан. Шулай ук калдыкларны аерым җыю һәм әйләнә-тирәлекне саклау тармагындагы закон бозулар турында «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасының нәтиҗәлелеге турында да сөйләшкәннәр. Моннан тыш очрашу ахырында укучылар күчмә экологик лаборатория эшчәнлеге белән дә танышкан.

 «Мондый лекцияләр балаларның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге белемнәрен киңәйтә, үсеп килүче буынның экология тармагындагы проблемаларга игътибарын юнәлтә һәм аларда бу проблеманы чишүгә карата актив позиция формалаштыра», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм мәгълүмат системалары идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International