Атмосфера һавасын, су объектларын пычрату мәсьәләләре тикшерелде, калдыкларны аеру кагыйдәләре искә төшерелде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Халыкара тынычлык көнендә Казанның 42 номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре безнең шәһәргә багышланган экология дәресе уздырдылар. Очрашу барышында укучылар җир, һава, суга сакчыл мөнәсәбәт һәм электр энергиясен экономияләү белән бәйле экологик киңәшләрне өйрәнде. «Әйләнә-тирәлек кәефебезгә дә, үз-үзебезне ничек хис итүебезгә дә йогынты ясый. Нинди шәһәрдә яшәячәгебез бары тик үзебездән генә тора. Шуңа күрә балаларыбызның әйләнә-тирәлекне кадерләргә, табигатькә сакчыл карарга өйрәнүе бик мөһим», – дип билгеләп үтте экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева. Чара азагында укучылар әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга һәм табигать ресурсларын экономияләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International