Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт балаларын микроорганизмнар дөньясы белән таныштырган

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 1 номерлы «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәртибеләнүче балалар өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясенә экскурсия уздырылган. Балалар дафнияләр, цереодафияләр, инфузория-башмакчыкларның нәрсә аңлатуы турында, шулай ук алар ярдәмендә экологларның токсикологик анализлар уздыруы турында белгәннәр. Моннан тыш, балалар микроорганизмнарны лаборатория микроскопында үзләре дә карый алган. Шулай ук белгечләр балаларны лабораториядәге савыт-саба, пробиркалар, химик стаканнар һәм колбалар белән таныштырганнар. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы тәҗрибәләр сериясе мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур тәэсир ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International