Әтнә районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар урман сакчылары ролендә булып караган

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының Түбән Көек авылы балалар бакчасында экологик чара уздырган. Балаларга, яшел тасма белән значок биреп, урман сакчылары булырга тәкъдим иткәннәр. Экологик сукмак буйлап, мәктәпкәчә яшьтәге балалар чүп җыйган, чәчәк һәм агачлар утырткан, шул рәвешле әйләнә-тирәлекне саклауга үз өлешен керткән. Әйләнә-тирәлекне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен балаларга могҗизалы буяу кәгазьләре тапшырылган.

«Экологик сукмаклар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дөньяга карашын киңәйтү, игътибарын, кызыксынучанлыгын арттыру, экологик тәрбия һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү өчен кирәк. Без оештырган чаралар балаларда экологиягә карата сакчыл караш формалаштырырга ярдәм итә», – ди Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәүсә Латыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International