Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәренең 93нче «Әллүки» балалар бакчасында бүлмә үсемлекләре турында кызыклы эко-дәрес үткәргәннәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торбадан Карамалы елгасына пычрак су ташлау турында килгән мәгълүмат буенча, урынга чыкканнар.
Сарман районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Җәлил бистәсендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның гомуми мәйданы – 937 кв.метр, чүплекнең күләме 742 куб.метр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «112» номеры аша Зәй районы Иске Маврино авылы янындагы нефть резервуарында янгын чыгуы турында хәбәр килде.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ПГС алганда лицензияле шартларны үтәү предметына Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары уздырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районында су объектында марганец булу-булмавын тикшерделәр.
Суның үзлекләре турында «Сөенеч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатьтә су әйләнеше турында һәм су белән электр энергиясенең ничек бәйле булуын ачык аңлаттылар.
Уртак рейдны Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре үткәрде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә уртак рейд үткәрделәр. Зәй районы территориясендә юл сервисы объектларының санитар-экологик торышын, төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының бүлеп бирү полосаларын һәм юл яны полосаларын контрольдә тотканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать дошманы – чүп-чар» дигән темага экоәңгәмә үткәрделәр.