Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары Зәй районында нефть ташучы машина катнашында булган юл-транспорт һәлакәте урынына бардылар

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә Сухарево - Зәй автоюлындагы авария турында хәбәр алынган. Аксар авылы янында  автоцистерна кюветка ауган, нәтиҗәдә аз күләмдә чи нефть агып чыккан. Пычрану мәйданы 1,5 кв. метр тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәте урынына шулай ук «УТП Бугульминское» ҖЧҖ авария төркеме дә килә, алар нефтьне башка цистерналарга суыртып тутыралар.

Мәгълүмат Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International