Экологлар Түбән Кама районының Уратма елгасына ташланган агынты суларда пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклаган

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгы тарафыннан  «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ предприятиесе хисапларын анализлау нәтиҗәләре буенча, әлеге предприятиенең чистарту корылмаларыннан агып чыккан агынты суларда пычраткыч матдәләр күләменең артуы ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Югары Уратма авылында Уратма елгасына чистарту корылмаларыннан агынты чыгару урынын карап чыктылар һәм агынты су пробаларын алдылар. Анализ нәтиҗәләре буенча биохимик кислород куллану буенча рөхсәт ителгән чик концентрацияләрнең 62 тапкыр, аммоний-ион буенча 86 тапкыр, фосфатлар буенча 9 тапкыр, марганец буенча 27 тапкыр, тимер буенча 2,4 тапкыр, нефть продуктлары буенча 12 тапкыр, бакыр буенча 3,8 тапкыр, нитритлар буенча 4 тапкыр артуы ачыкланган. «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖгә карата су объектына китерелгән зыян исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International