Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары Сарман районында чүплек тапкан

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Сарман районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Җәлил бистәсендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның гомуми мәйданы – 937 кв.метр, чүплекнең күләме 742 куб.метр тәшкил итә.

Сарман районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International