Зәйдә экологлар суны законсыз агызу урыныннан проба алганнар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торбадан Карамалы елгасына пычрак су ташлау турында килгән мәгълүмат буенча, урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу факты расланган, балыклар үлүе билгеле булган. Экологлар табигый су үрнәкләрен алганнар. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясенең рөхсәт ителгән чиктән артып китүе ачыкланмаган.

Торба хуҗасының федераль күзәтчелектәге компания булуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган. Шулай ук мәгълүмат ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына да җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International