ТР Экология министрлыгы инспекторлары «Зәй» кооперативының җитештерү (сөт) продукциясе калдыкларын рөхсәтсез агызуны ачыклады

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Зәй» кооперативының җитештерү (сөт) продукциясе калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә Зәй шәһәренә туфракка агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыкты. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Пычранган территориянең гомуми мәйданы – 654,38 кв.м., күләме – 264,36 куб. м.

Экологлар ике мәйданчыкта туфрак үрнәкләрен сайлап алды. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча бер участокта аммоний ионы буенча – 1,3 тапкыр, нитратлы азот буенча – 1,4 тапкыр, нитритлы азот буенча – 1,7 тапкыр, сульфат-ион буенча 1,5 тапкыр артыклык очрагы билгеле булды. Икенче участокта азот нитраты буенча  – 1,4 тапкыр, азот нитриты буенча – 1,1 тапкыр, сульфат-ион буенча 1,4 тапкыр арту очрагы ачыкланды.

Янәшәдәге территориядә сөт продукциясе җитештерү буенча «Зәй» авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлек алып бара. Хуҗалык эшчәнлеге алып барыла торган һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый алган объект предприятие тарафыннан дәүләт хисабына куелмаган. «Зәй» кооперативына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.

Барлык материаллар да җавап чаралары күрү өчен Зәй шәһәр прокуратурасына тапшырылды.

Шулай ук инспекторлар «Зәй» кооперативына якын территориядә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын да ачыкладылар. Пычранган участокның мәйданы – 69,29 кв.м., чүплекнең күләме 9,46 куб. м тәшкил итә.

Җир участогы хуҗасына шулай ук табигатьне саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International