Экологлар Зәй районында янгын урынында һава пробаларын алганнар

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «112» номеры аша Зәй районы Иске Маврино авылы янындагы нефть резервуарында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урынга күчмә экология лабораториясе белән бергә экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре оператив рәвештә чыктылар. Һава пробалары алынды. Җитештерү мәйданчыгының санитар-күзәтү зонасы чикләрендә атмосфера һавасы пробаларын анализлау нәтиҗәләре буенча, атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүләре ачыкланмаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International