Казанның 128 һәм 408 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында белделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «кышкы кунаклар» белән очрашуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Ул – Олег Валентинович Юрьев.
Вертолет белән очу барышында экологлар Зәй районында рөхсәтсез калдыклар җыю фактын ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1381 кв. метр тәшкил итә.
Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 29 нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына туган як экологиясе турында җентекләп сөйләде.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия масштаблы күнегүләрендә катнашты. 11.20 сәгатьтә идарәгә бердәм кизү торучы диспетчерлык хезмәтеннән сигнал керә.
Түбән Камада «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында «Чиста уеннар» өмәсе узды. Уеннарда Татарстанның ун районыннан 700дән артык укучы катнашты, алар – Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай районнары укучылары. Чарада Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Митрофанов та катнашты.
ТР Экология министрлыгы тарафыннан «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ предприятиесе хисапларын анализлау нәтиҗәләре буенча, әлеге предприятиенең чистарту корылмаларыннан агып чыккан агынты суларда пычраткыч матдәләр күләменең артуы ачыкланды.
Түбән Камада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК) «ТГК-16» АҖ филиалының аккан мазутны бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Зәй» кооперативының җитештерү (сөт) продукциясе калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә Зәй шәһәренә туфракка агызу турындагы мәгълүмат буенча урынга чыкты. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Пычранган территориянең гомуми мәйданы – 654,38 кв.м., күләме – 264,36 куб. м.
Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә Сухарево - Зәй автоюлындагы авария турында хәбәр алынган. Аксар авылы янында автоцистерна кюветка ауган, нәтиҗәдә аз күләмдә чи нефть агып чыккан. Пычрану мәйданы 1,5 кв. метр тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәте урынына шулай ук «УТП Бугульминское» ҖЧҖ авария төркеме дә килә, алар нефтьне башка цистерналарга суыртып тутыралар.