ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ПГС алганда лицензияле шартларны үтәү предметына Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары уздырды. Күчмә тикшерү барышында инспекторлар 6 лицензияле участокны карадылар, махсуслаштырылган техниканың урнашу координаталарын алдылар. Рейд нәтиҗәсендә ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташмаган 2 гамәлдәге судноны ачыклады. Әлеге җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга карата закон таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү биреләчәк.