Экологлар Түбән Камада аккан мазутны бетерү буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар

2023 елның 25 августы, җомга

Түбән Камада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК) «ТГК-16» АҖ филиалының аккан мазутны бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.

Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, шулай ук Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты вәкилләре керде.

Өйрәнүләр сценариесе буенча, Түбән Кама ҖЭҮ территориясендә мазут саклау резервуарына зыян килү нәтиҗәсендә ягулык түгелә. Гадәттән тыш хәлне бетерү өчен, штаттан тыш авария-коткару формированиесе, гражданнар оборонасының штаттан тыш формированиеләре бүлекчәләре, ирекле янгын сүндерү формированиеләре, ПСЧ-30 объект янгын сүндерү бүлеге, ТР ДТО һөнәри авария-коткару формированиесе, 67 кешедән торган объект сак отряды көчләре һәм чаралары җәлеп ителә. Шулай ук 12 берәмлек махсус техника китертелә.

Агып чыгуны локальләштерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, белгечләр мазут җыя башлыйлар. Аны суырту нефть җыю җиһазлары ярдәмендә башкарыла. Калган мазут пычрануларын сорбентлар кулланып бетерәләр. Өйрәнүләр уңышлы узды, комиссия аларны «канәгатьләндерерлек» дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International