1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2941 транспорт чарасын, шул исәптән 142 йөк автомобилен һәм 131 автобусны тикшерделәр. 80 автомобильдән чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланды. Татарстанда транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Олы Нырты авыл җирлегендә хокук бозу очрагы теркәлгән. Территориянең чүпләнү мәйданы 150 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 86 куб. м.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән Дружба микрорайоныннан ерак булмаган җирлек рельефына нефть агызу турында хәбәр килгән. Нефть үткәргечнең герметиксызлануы нәтиҗәсендә 198 кв. м мәйданда туфрак пычранган.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан гравийлы ком катнашмасы чыгаруга лицензия шартларын үтәү буенча Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәргәннәр.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 2100 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 260 куб. м.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Баулы районында М-5 «Урал» автоюлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ягулык агызылуы турында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында КАМАЗның бензин багы тишелгән һәм ягулык каты өскә агып чыккан.
Әлмәт районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар.
Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы 5 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урынын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Лениногорск районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары туплануын ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10208 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 10208 куб. м.