Инспекторлар Әлмәттә куркыныч калдыклар чүплегенә тап булганнар

2023 елның 21 июле, җомга

Әлмәт районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Тимер юл тупигы янындагы җир участогында иске агач шпаллар рәвешендә законсыз калдык җыю урыны ачыкланган. Чүплекнең гомуми мәйданы 565,7 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1229,2 куб.м. Экологлар куркынычлык классын билгеләү өчен калдыклардан проба алганнар. Анализлар нәтиҗәләре буенча 4 нче куркынычлык классы билгеләнгән (тирә-як мохиткә аз дәрәҗәдә зарарлы тәэсир итүче аз куркынычлы калдыклар). Җир участогы хуҗасына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International