Экологлар Лениногорск районында 10000 кв. метрдан артык чүплек тапкан

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Лениногорск районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары туплануын ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10208 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 10208 куб. м.

Лениногорск районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International