Экологлар оператив рәвештә ягулык агуга сәбәпче булган юл-транспорт һәлакәте урынына чыктылар

2023 елның 25 июле, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Баулы районында М-5 «Урал» автоюлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ягулык агызылуы турында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында КАМАЗның бензин багы тишелгән һәм ягулык каты өскә агып чыккан.

Ык буе ТИ лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре күчмә экологик лаборатория белән бергә шушы урынга оператив рәвештә чыгып киткәннәр. Экологлар туфрак һәм атмосфера һавасы үрнәкләрен алганнар. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмаган.

Хәзерге вакытта ягулык агызу урыны чистартылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International