Экологлар катнашыннан соң Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы чүплекне бетергәннәр

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.

«Чайка» ширкәте янындагы территорияне тикшерү барышында өч җир участогында төзелеш калдыклары туплануы ачыкланган. Чүплекнең гомуми мәйданы – 320 кв. м, чүплекнең күләме 776 куб.м тәшкил итә. Җир кишәрлекләре хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Әмма, билгеләнгән вакыт эчендә, милекче хокук бозуларны бетермәгән. Шуңа бәйле рәвештә Үзәк территориаль идарә Казан шәһәренең Авиатөзелеш район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде һәм бүген чүплекләр юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International