Түбән Кама халкының Төзүчеләр бистәсендә агач һәм куакларның кисеп алынган ботакларын санкцияләнмичә җыю турындагы мәгълүматлары буенча Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар.
Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар урнаштыруның дүрт урынын ачыклаганнар. Азнакайда Шәйхетдинов һәм Солтангалиев урамнарында кар чүплекләре теркәлгән.
Түбән Кама шәһәренең Ильинка авылындагы җир кишәрлегендә законсыз ком чыгару турында алынган мәгълүмат буенча, Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре урынга чыктылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары бу җәйдә Чистай психоневрологик интернаты янында Ерыклы елгасына рөхсәтсез агынты сулар агызылуын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Орловка бистәсендә Чаллы елгасының пычрануы турында алынган мәгълүмат буенча урынга чыгу гамәлгә ашырылды.
М.М.Вахитов исемендәге Буа гимназиясендә «Мәктәптә һәм югары уку йортында экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» V Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Фәтрахманов та катнашты.
Лаеш районында рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында экологлар ике чүплек тапкан.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Чирмешән районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Карамыш авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.
Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Самосырово торак массивында Тынычлык урамында рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштырылуын ачыкланды.