Казанда экологлар 10 мең кв.м. чамасы мәйданлы рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклагадылар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Казанны мониторинглау барышында Үзәк идарә инспекторлары Химическая урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны янында 10нан артык чүплек таптылар.

Кагыйдә бозуның гомуми мәйданы – 9 538 кв.м, күләме – 6 975 куб.м.

Казан шәһәре башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерү турында кисәтүләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International