Экологлар Нурлат һәм Лениногорск районнарында калдыкларның законсыз ташлану урынын ачыкладылар.
Юл буе полосаларының экологик торышын тикшерү кысаларында инспекторлар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белгечләре белән берлектә Нурлатта Шоссейная урамында чүплек таптылар. Пычрату урынының гомуми мәйданы 72 кв. метр тәшкил итә. Табигатьне саклау законнарын бозу факты буенча Нурлат районы башкарма комитетына кисәтү җибәрелде.
Икенче чүплек Тимерлек авыл җирлегендә Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды. 650 кв.м мәйданда төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарлары табылды. Нурлат районы башкарма комитетына да кисәтү җибәрелде.
27 кв.м мәйданлы өченче хокук бозу Иске Писмән авылында ачыкланды. Лениногорск районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде.