Чаллыда Кама буе идарәсе инспекторлары ике чүплек таптылар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Санитар икеайлык кысаларында экологлар күчмә тикшерү үткәрделәр. Чаллыны мониторинглау барышында рөхсәтсез ике чүплек табылды.

Беренче 165 кв.м мәйданлы хокук бозу Садоводческая урамында ачыкланды. КАМАЗ проспекты янында икенче рөхсәтсез чүп-чар җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 407 кв.метр тәшкил итә.

Чаллы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International