Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары кисәтүе буенча рөхсәтсез чүплекләр бетерелде

2025 елның 30 мае, җомга

Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары экологик икеайлык барышында табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуларны ачыкладылар.

Элегрәк Баулы районы территориясендә Кызылъяр авыл җирлегендә гомуми мәйданы 833 кв.м булган рөхсәтсез чүплек табылган иде.

Шулай ук Тымытык авыл җирлеге территориясендә дә 272 кв.м мәйданда рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланды.
 
Районнарның башкарма комитетларына кисәтүләр җибәрелде. Кабат урынга чыгу барышында инспекторлар чүплекләрнең бетерелүен теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International