Мөрәҗәгать белән бәйле рәвештә, Үзәк идарә инспекторлары Казанның Мәскәү районын тикшерде һәм урынга чыкканда гомуми мәйданы 314 кв.м, күләме 429 куб.м булган рөхсәтсез чүплек таптылар.
Шулай ук экологик икеайлык барышында Үзәк идарә инспекторлары Биектау районында да чүплек таптылар.
Кабат урынга чыгулар вакытында инспекторлар чүплекләрнең бетерелгәнен, җир кишәрлекләренең канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә булуын ачыкладылар.