Кама аръягы идарәсе инспекторлары шәһәр территориясен тикшерү барышында табигатьне саклау таләпләрен бозуларны ачыкладылар.
Нәриманов урамында төзелеш кирпече һәм полиэтилен калдыклары чүплеге табылды. Калдыкларны урнаштыру мәйданы 146 кв.м тәшкил итә.
Узловая урамында шулай ук 32 кв.м мәйданда калдыклар җыелган.
Экологлар Зәй башкарма комитеты адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр юлладылар.