Экологлар Баулыда меңнән артык үсенте утырттылар

2025 елның 16 мае, җомга

Баулыда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» экологик акциясе узды.

Хәйрия акциясе ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе хезмәткәрләрен һәм Баулы районы оешмалары белгечләрен берләштерде.

«Бу акция сугыш ветераннарына рәхмәт белдерү һәм киләчәк буыннар турында кайгыртуның мөһимлеген ассызыклау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Барлык үсентеләр дә яхшы агач булып үсәр дип өметләнәбез», - диделәр Ык буе идарәсе белгечләре.

Исегезгә төшерәбез «Хәтер бакчасы» акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын хуплый. Узган ел Татарстанда 400 гектар мәйданда 1,5 млн.үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International