Санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Нурлат һәм Әлмәт районнарында рөхсәтсез калдыклар чыгару урыннарын ачыкладылар.
Нурлат районында узган авиаочыш нәтиҗәләре буенча инспекторлар Киекле авылында табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Территорияне карау барышында төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру факты ачыкланды. Пычрануның гомуми мәйданы 1200 м2, күләме — 400 м3 чамасы.
Нурлат районы башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозмаска дигән кисәтү җибәрелде.
Икенче чүплек Әлмәт шәһәренең Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан Объездная тракты урамында ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 175 м2 тәшкил итте. Әлмәт районы башкарма комитетына 60 көн эчендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде.
Кәләй авылында 660 кв.м мәйданлы өченче хокук бозу очрагы ачыкланды. Әлмәт районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуларны бетерүгә карата дәгъва белдерелде.