Хокук бозучы туфракка китерелгән зыянны 300 мең сум күләмендә каплады

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Вертолетлар ярдәмендә очыш ясаганда Казанның Совет районы җирләрендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыны ачыкланды.

Үзәк идарә инспекторлары урынга чыктылар һәм төзелеш калдыклары чүплеген таптылар.

Хокук бозуның гомуми мәйданы – 468 кв.м, күләме – 234 куб.м. Инспекторлар туфракка китерелгән зыянны 297 мең сум күләмендә исәпләп чыгардылар. Хокук бозучы  зыянны ирекле рәвештә каплаудан баш тартты.

Министрлык Казанның Совет район судына мөрәҗәгать итте. Суд экологларның позициясен хуплады һәм хокук бозучыны зыянны түләргә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International