Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәгъвасы буенча Яр Чаллы шәһәр суды карар чыгарды.
1,9 мең кв.метр җир канализация суы белән пычранган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында ачыклан тәртип бозуга карата административ тикшерү эше алып бара.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Мишә елгасы тамагында, Рождествено авылындагы ярдан 2 һәм 50 метр ераклыкта табигый су пробаларын алган иде.
Питрәч районының Көек авылында туфрактан үзирекле рәвештә салдырып алынган уңдырышлы катлам урынында торгызу эшләре башкарылган. Рекультивация эшләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен үтәү йөзеннән гамәлгә ашырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җирләрнең нефть продуктлары белән бозылу фактын ачыклаган.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Комсомолец авыл җирлеге территориясендә иске шиннар, полиэтилен пленкалары, полимер һәм пластмасса төрү материаллары, агач калдыклары, пыяладан һәм резиннан ясалган эшләнмәләр чүплегенә тап булган. Чүп-чарның мәйданы – 200 кв. метрдан артык, күләме – 20 куб. метр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылында инде гамәлдә булмаган каты көнкүреш калдыклары полигоныннан 300 метр ераклыкта чүп-чар ташланган урын булуын ачыклаган.
Резин-техника эшләнмәләрен законсыз гына чыгарып ташлау омтылышы чынга ашмаган. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гараж кооперативы территориясендәге тәртип бозу очрагы видеокүзәтү камерасына эләккән. Чаралар күрү өчен, гараж кооперативы рәисе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.
Металлолом, профнастил, агач калдыклары. Экологлар боларның барысына да Баулы районының Яңа Баулы авылында торак йорт янындагы территориядә тап булган. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 103 кв. метр тәшкил итә.
Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан ерак түгел санкцияләнмәгән чүплек булуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» аша белгән.