Чаллы компаниясе суд карары нигезендә табигатькә китерелгән 7,4 млн.сумлык зарарны каплаячак

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәгъвасы буенча Яр Чаллы шәһәр суды карар чыгарды. 2019 елның гыйнварында кышкы җыештыру эшләреннән алынган калдыкларны законсыз рәвештә туфракка ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында таләп итеп, экологлар судка мөрәҗәгать иткән иде. Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать-коммуналь зонасында алынган кар пробалары хәвефлекнең 4 классына кертелде һәм агулы дип танылган иде. Зыян күләме 7,4 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International