Экологлар Түбән Камада ачыкланган пычранган туфракка анализ үткәрә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җирләрнең нефть продуктлары белән бозылу фактын ачыклаган.

Түбән Кама шәһәре нефтебазасы районында 27 кв. метр мәйданда закон бозу очрагы теркәлгән. Махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе, пычратуның хәвефлелек классын билгеләү өчен, туфрактан пробалар алган. Экологлар туфракка китерелгән зыян күләмен исәпләп чыгарачак, тикшерү материаллары, җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсенә тапшырылачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International