Видеокүзәтү камерасы Түбән Кама гараж кооперативында закон бозу очрагын теркәгән

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Резин-техника эшләнмәләрен законсыз гына чыгарып ташлау омтылышы чынга ашмаган. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гараж кооперативы территориясендәге тәртип бозу очрагы видеокүзәтү камерасына эләккән. Чаралар күрү өчен, гараж кооперативы рәисе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү кысаларында экологлар ачыклаганча, каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыгына капчык-капчык чүп-чар ташланган, алар арасында майдан калган полипропилен савытлар да бар, мөгаен, автосервисныкыдыр. Видеоязма буенча хокук бозучының нинди машина белән килүен, шулай ук дәүләт номерларын билгеләргә мөмкин булган.

Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан административ тикшерү үткәрелә, автомобиль хуҗасының шәхесе билгеләнә. ​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International