Әлмәт районында ком чыгару буенча легаль булмаган карьер булуы ачыкланган

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылмаларны (комны) лицензиясез чыгаруга чик куйган. Экологлар Сабанчы авылыннан 3 км аралыкта экскаватор һәм үзбушаткыч тапкан. Хокук бозу урынына полиция хезмәткәрләре дә чакырылган. Җир асты байлыкларыннан законсыз файдаланучы затлар ачыкланган, эшнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International