Тукай районында зур күләмдә агынты су агызу факты теркәлгән

2020 елның 15 мае, җомга

1,9 мең кв.метр җир канализация суы белән пычранган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында ачыклан тәртип бозуга карата административ тикшерү эше алып бара.

Кече Шилнә авылы янында, урман янында, пычрак су агызганнар. Экологлар ачыклаганча, ташландык су чыганагы алты канализация коесының берсенә туры килә, чөнки тулып ташуы аркасында хуҗалык-көнкүреш һәм катнаш канализация калдыклары туфракка эләккән.

Кама буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре химик анализ үткәрү өчен туфрак пробаларын алган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International