Экологлар Тукай районында 200 кв. метр мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Комсомолец авыл җирлеге территориясендә иске шиннар, полиэтилен пленкалары, полимер һәм пластмасса төрү материаллары, агач калдыклары, пыяладан һәм резиннан ясалган эшләнмәләр чүплегенә тап булган. Чүп-чарның мәйданы – 200 кв. метрдан артык, күләме – 20 куб. метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Комсомолец авыл җирлеге башлыгына 1 ай эчендә рөхсәтсез калдык ташлау урынын тәртипкә китерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International