Чүп чыгарылган, бозылган җирләр тәртипкә китерелгән. Экология министрлыгы инспекторлары күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Көек авылында закон бозу очраклары бетерелгән

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Питрәч районының Көек авылында туфрактан үзирекле рәвештә салдырып алынган уңдырышлы катлам урынында торгызу эшләре башкарылган. Рекультивация эшләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен үтәү йөзеннән гамәлгә ашырылган. 

Исегезгә төшерәбез, закон бозу очрагы экологлар тарафыннан апрель аенда теркәлгән иде. Моннан тыш, биредә, Овражная урамы буенча, тагын бер табигать законнарын бозу очрагы ачыкланган иде – 1900 кв. метрдан артык мәйдандагы туфрак өстенә 238 куб. метр күләмендә калдык ташланган булган. Экология министрлыгы инспекторлары гаепле затны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү»), 8.6 статьясының 1 өлеше буенча («Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә салдырып алу яки бер урыннан икенче урынга күчерү») административ җаваплылыкка тартты. Хәзерге вакытта законсыз чүплек урыны шулай ук тәртипкә китерелгән. Штраф ирекле рәвештә түләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International