Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсе буенча яңа Баулыда оператив рәвештә чүплек бетерелгән

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Металлолом, профнастил, агач калдыклары. Экологлар боларның барысына да Баулы районының Яңа Баулы авылында торак йорт янындагы территориядә тап булган. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 103 кв. метр тәшкил итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары экологик тикшерү акты төзегән. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясын, РФ Җир кодексының 42 статьясын бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Чүплек ике көн эчендә бетерелгән.

Экологлар җир кишәрлекләреннән әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәслек ысуллар белән файдаланырга кирәклеген искәртә. Җитештерү һәм куллану калдыкларын вакытлыча урнаштыру моның өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International