Экологлар Чирмешәндә 2 гектарлы чүплек тапкан

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылында инде гамәлдә булмаган каты көнкүреш калдыклары полигоныннан 300 метр ераклыкта чүп-чар ташланган урын булуын ачыклаган. 2 гектар мәйданлы территориядә каты коммуналь калдыклар, ботаклар, куллану үзенчәлекләрен югалткан мебель, сәүдә һәм төзелеш калдыклары тупланган. Тикшерү барышында инспекторлар сәүдә чекларына, бәялекләргә, предприятиеләрнең атамалары һәм адреслары күрсәтелгән килешүләргә тап булган. Хәзерге вакытта шәхси эшкуарларга һәм юридик затларга карата экологлар тарафыннан административ эш кузгатылган. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигать саклау законнарын бозган өчен закон бозучы затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International