Мишә елгасында балыклар һәлак булган урында алынган пробаларның нәтиҗәләре билгеле

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Мишә елгасы тамагында, Рождествено авылындагы ярдан 2 һәм 50 метр ераклыкта табигый су пробаларын алган иде. 13 күрсәткеч буенча анализ үткәрелде: рН, аммоний, нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, фосфат-ион (фосфор буенча), нефть продуктлары, ХПК, тимер, цинк, марганец, эретелгән кислород.

Нәтиҗәдә сульфатлар (1,6 һәм 1,3 мәртәбә) һәм марганец (3 һәм 3,9 мәртәбә) буенча рөхсәт ителгән чик дәрәҗә кушылмаларның чагыштырмача артык булуы ачыкланды. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, күрсәткечләр су объекты һәм анда тереклек итүче җан ияләре өчен куркыныч тудырмый һәм Мишә елгасы өчен хас күренеш булып тора.

Эретелгән кислород микъдары да билгеләнгән нормативлар чикләрендә: 10,9 мг/дм3 һәм 9,61 мг/дм3, чөнки чик дәрәҗә рөхсәт ителгән катнашмалар дәрәҗәсе – 6 мг/дм3. Токсикологик анализ нәтиҗәләре буенча пробалар агулы түгел. Барлыкка килгән хәлнең сәбәпләре Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә ачыклана. Хәзерге вакытта Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе лабораториясендә Мишә елгасыннан алынган су асты утырмаларына анализ үткәрелә. Нәтиҗәләре 20 көн эчендә билгеле булачак.

Һәлак булган балыклар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International