Подряд эшләре башкарылган, ә калдыкларны исәпкә алу эшләре алып барылмаган.
Әлмәт шәһәр суды фирманы гаепле дип тапкан һәм 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында «Калдыклар модасы» конкурсы үткәрелгән. Чарада Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Нурлат районында төзелеш-подряд эшләрен башкарган компаниягә карата 50 мең сум күләмендә административ штраф билгеләгән.
Дөнья океаны нинди мәйдан били, җылы һәм салкын агымнар кайдан барлыкка килә – Әлмәт шәһәренең 5-8 сыйныф укучылары бу һәм башка сорауларга җавап биргән.
Лениногорск районының Яңа Шөгер торак пунктыннан 2 км көньяктарак Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагына тап булганнар. Чүплекнең мәйданы 1000 кв.метр тәшкил иткән. Чүп арасыннан накладная документлары табылган. Экологларның әйтүенчә, калдыкларның Бөгелмә шәһәреннән китерелгән булуы ихтимал.
Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә булганнар. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре балалар өчен лаборатория буенча экскурсия үткәргән. Балаларга пробалар, химик һәм токсикологик анализны сайлап алу процедурасын күрсәтелгән һәм химик процессларның серләрен ачканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.
Лениногорскида суд приставлары «Водоканал» ҖЧҖдән 3 миллион сумнан артык штраф түләттергән. Элегрәк оешма Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше буенча каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау фактына тап булган.