«Электронефтегаз» ҖЧҖ 200 мең сум түләячәк. Оешма калдыкларны исәпкә алып бармаган

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Подряд эшләре башкарылган, ә калдыкларны исәпкә алу эшләре алып барылмаган. Административ тикшерү барышында ачыкланганча, «Электрнефтегаз» ҖЧҖ оешмасы 48 объектка капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә барлыкка килгән 215 тонна төзелеш калдыгын исәпкә алмаган. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре предприятиедән тиешле документлар, ә атап әйткәндә, калдыкларын хәрәкәтен исәпкә алу журналы һәм калдыкларны урнаштыру турында килешүләр соратып алынган. Әлеге таләп оешма тарафыннан үтәлмәгән. Күрсәтелгән хокук бозулар өчен «Электрнефтегаз» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 10 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган һәм 200 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әлеге карар белән килешмичә, хокук бозучы Әлмәт шәһәр судына шикаять бирергә карар иткән, әмма фемида экологлар ягына баскан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International