Тихонов станциясеннән Бөгелмәгә кадәр. Экологлар тимер юл буйлап рейд үткәргән

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.  

Менделеевск, Алабуга, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәрен тикшерү барышында белгечләр уңай динамика булуып билгеләп үткән: «Узган ел имин булмаган 9 участок ачыкланган булса, быел нибары 6 гына. Бу территорияләрдә табылган чүплекләр муниципалитетлар һәм җаваплы хезмәтләр тарафыннан кыска вакыт эчендә бетереләчәк», – дип билгели Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

Шулай ук рейд барышында Зәй районы территориясендә – 4, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнарында 6 санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланган. «Мондый рейдлар уңай нәтиҗәләр бирә, – дип ассызыклый Кама аръягы территориаль идарәсе белгече Вадим Митрофанов, – без чүплекләрнең елдан-ел кимүен күзәтәбез».

Калдык ташлау буенча ачыкланган барлык фактлар буенча административ материаллар төзеләчәк һәм җитешсезлекләрне бетерү вакыты билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International