Мәгълүмат тапшырмаган өчен Казан компаниясе 50 мең сум түләячәк

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Нурлат районында төзелеш-подряд эшләрен башкарган компаниягә карата 50 мең сум күләмендә административ штраф билгеләгән.

Элегрәк, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрдән төзелә торган объектта каты бетон калдыкларының туфракка ташлануы турында шикаять алынган булган. Экологлар әлеге урынга чыгып, территорияне тикшереп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ тикшерү кузгаткан. Шулай ук территориаль идарә белгечләре подрядчы оешмадан калдыклар турында белешмәләр дә сораткан: калдыкларын хәрәкәтен исәпкә алу журналы, паспортлар һәм калдыкларны урнаштыру турындагы килешүләр законда билгеләнгән срокта тапшырылмаган.

Документлар тапшырмау сәбәпле, экологлар юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 ст. буенча, подрядчы төзелеш оешмасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча кузгатылган административ эш кысаларында административ беркетмә төзегән.      Эш материаллары, карап тикшерү өчен, юридик затның теркәлү урыны буенча Казан шәһәренең Вахитов район судына  җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International