Әлмәттә суд приставлары «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларыннан штраф түләттергән

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Әлмәт шәһәр суды фирманы гаепле дип тапкан һәм 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Әмма компания штраф түләргә ашыкмаган. Башкарма производство кысаларында суд приставы-башкаручы бурычлы оешманың милек хәлен билгеләгән һәм исәп-хисап счетлары хисабыннан бурычны түләттерүгә юнәлткән. Пристав хезмәткәре күргән чаралар нәтиҗәсендә бурыч тулысынча түләнгән, шул исәптән башкарма документлар таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен 10 мең сум күләмендә башкару җыемы да.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның апрелендә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын, атап әйткәндә, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә ташлау урыннарын ачыклаган иде. «Пятерочка» кибетләренең берсендә (юридик зат – «Агроторг» ҖЧҖ) башкарылган ремонт эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш чүп-чарын, генподрядчы – «Х5-ремонт» ҖЧҖ – туфракка чыгарып ташлаган булган. Чүп-чарның морфологик составын өйрәнгәннән соң компаниянең гаебе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International