Әлмәт шәһәре укучылары лаборатория ысулларында катнашкан

2021 елның 21 мае, җомга

Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә булганнар. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре балалар өчен лаборатория буенча экскурсия үткәргән. Балаларга пробалар, химик һәм токсикологик анализны сайлап алу процедурасын күрсәтелгән һәм химик процессларның серләрен ачканнар. Укучыларны шулай ук күзәтчелек чаралары белән дә таныштырганнар –дәүләт инспекторлары су объектларының, атмосфера һавасының, җир һәм җир асты байлыкларының торышына контрольнең ни рәвешле башкарылуы турында сөйләгәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп балаларына экологик тәрбия бирү «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мондый дәресләрдә балалар, белем алу белән берлектә, эколог һөнәре белән дә таныша һәм үзләренең күзаллауларын киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International