Әлмәт яшүсмерләр клубында Бөтендөнья океаннар көнен билгеләп үткәннәр

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Дөнья океаны нинди мәйдан били, җылы һәм салкын агымнар кайдан барлыкка килә – Әлмәт шәһәренең 5-8 сыйныф укучылары бу һәм башка сорауларга җавап биргән. «Олимп» яшүсмерләр клубында «сорау-җавап» форматында Бөтендөнья океаннар көненә багышланган экочара уздырылган. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Экологлар балаларга республика сулыклары һәм районда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту буенча нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләгән. Очрашу ахырында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр клубына истәлекле бүләкләр тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International