Приставлар килеп ткатышкач, су объектын пычраткан өчен штраф түләнгән

2021 елның 14 мае, җомга

Лениногорскида суд приставлары «Водоканал» ҖЧҖдән 3 миллион сумнан артык штраф түләттергән. Элегрәк оешма Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше буенча каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган булган.

Исегезгә төшерик, 2019 елда Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә Лениногорск шәһәренең «Водоканал» ҖЧҖенә карата әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплату турында дәгъва белдергән иде. Предприятие, пычраткыч матдә микъдары билгеләнгән нормативлардан артык булган җыентык суны Камышлы елгасына агыза торган булган.

«Водоканал»ның зыянны үз теләге белән кайтарудан баш тартуы сәбәпле, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелүгә карамастан, хокук бозучы кабат җаваплылыктан китәргә маташкан. Әмма Унберенче арбитраж апелляция суды элегрәк чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырган.

Предприятие әлеге сумманы ирекле рәвештә түләмәгәнлектән, материаллар, мәҗбүри түләттерү өчен, суд приставлары хезмәтенә җибәрелгән.  Приставларның чикләүләрен көтеп тормыйча, оешма штрафны тулы күләмдә түләргә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International