Чүп морфологиясе Лениногорск районында табигать саклау законнарын бозучының эзенә чыгарга ярдәм иткән

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау фактына тап булган. Төзелеш чүп-чары, шулай ук куркынычлылыкның I классына караган калдыклар – терекөмешле лампалар белән чүпләнгән урынның гомуми мәйданы – 138 кв.метр, күләме – 53 куб.метр. Чүплеккә морфологик анализ ясау барышында җиһаз җитештерү белән шөгыльләнүче оешманың документлары ачыкланган. Административ тикшерү нәтиҗәләре буенча экологлар предприятиене Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр  яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм  санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү») буенча җаваплылыкка тарткан. Хокук бозучыга 100 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International